Results count: Загрузка , search took 0.001 sec.

Search results

  1. илеш районының Югары яркәй авылындагы “Гүзәл” кием-салым кибете челтәрен районда белмәгән кеше юктыр. // Source: http://kiziltan.ru/
  2. Бәхетен эзләп Агыйдел шәһәренә чыгып киткән ханымның туган ягын сагыну хисе көчле була. // Source: http://kiziltan.ru/
  3. Районга кайтып эшкуар булу теләге белән яна. // Source: http://kiziltan.ru/
  4. Шуңа да тормыш иптәше Артур Рәис улы хыялын тормышка ашырырга тәкъдим итә. // Source: http://kiziltan.ru/
  5. Янында терәк булырдай, акыллы сүзләре белән дәртләндереп торучы ире булгач, Гүзәл курыкмыйча эшкә тотына. // Source: http://kiziltan.ru/
  6. Кибетнең беренче катында кием-салым, төрле аксессуарлар булса, икенче катында мехтан тун, күннән курткалар сайлап алу мөмкинлеге зур. // Source: http://kiziltan.ru/
  7. Башка кибетләр белән чагыштырганда, биредә бары тик сыйфатлы кием-салым гына сатыла. // Source: http://kiziltan.ru/
  8. Шулай ук “хоум Кредит”, “Транс Банк”, “русский Стандарт”, “Кредит Европа Банк” лары белән килешү төзеп, өч айдан ике елга кадәр кыйммәтле киемне кредитка алу мөмкинлеге бар. // Source: http://kiziltan.ru/
  9. Кибеттә беренче көннәрдән башлап эшләүче зирина зарипова белән илиза корчагиналар кемгә нинди төс, нинди фасондагы кием килешүен бер караудан сиземләп, клиентка охшаган күлмәк, кофта, шул киеменә туры китереп аксессуарын да тәкъдим итә. // Source: http://kiziltan.ru/
  10. Кеше йөзе күлмәк дигәндәй, без дә матур киенү теләге белән иң беренче “Гүзәл” кибетенә киләбез, — ди даими сатып алучы Вәсилә шакирова. // Source: http://kiziltan.ru/